«Җәйге маҗаралар»: бәйрәм программасы (0+)
3
Июнь 2022
Җомга
3 июнь көнне 15 нче санлы китапханә ишегалды мәйданчыгында Балаларны яклау көненә багышланган «Җәйге маҗаралар» дигән бәйрәм программасы үткәрде. Бәйрәм дәвамында балалар һәм өлкәннәр «Җиде таҗлы чәчәк», «Нәрсә артык?», «Монда кем яши?», «Игъланнар тактасы» бәйгеләрендә укыган әсәрләрен искә төшерде; зур мавыгу белән «Кире әкият», «Әкияттән сораулар» викториналары сорауларына җавап бирде; «Менә шулай», «Көнгерә», «Агачларда карбызлар» кебек хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. |