«Алтын яшьне хөрмәтлибез» Өлкән буын көне уңаеннан бәйрәм программасы (12+)

26 сентябрьдә 15 нче санлы китапханә каршындагы «Чишмә» аралашу клубында «Алтын яшьне хөрмәтлибез» исеме астында Өлкән буын көне уңаеннан бәйрәм программасы үткәрелде.

IMG_20250926_152633
IMG-20250926-WA0039
IMG-20250926-WA0042
IMG-20250926-WA0057
Чара барышында китапханәче клублыларга әлеге бәйрәмнең кайчан килеп чыгуы һәм төрле илләрдә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде. Кичәгә килүчеләр теләсә кайсы яшьтә рух күтәренкелеген һәм ныклы сәламәтлекне ничек сакларга икәнлеге турында киңәшләр белән уртаклашты. 
Бәйрәм дәвамында клубта катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, яхшы кәеф һәм туганнары, якыннары мәхәббәтен теләделәр. Очрашу кунакларын үз чыгышлары белән 38 нче урта мәктәп укучылары тәбрикләде һәм аларга үзләре ясаган открыткаларны тапшырды.
Китапханәчеләр башкаруындагы «Ун ел пенсиягә» юмористик сәхнәләштерү программага уңай ноталар өстәде. 
Кичә дәвамында бәйрәм җырлары яңгырады, өлкән буын вәкилләре аларны бик теләп тыңлады һәм кушылып җырлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: