«Ярый әле, ел саен безгә Яңа ел килә!» бәйрәм программасы (12+)

20 декабрьдә 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында «Ярый әле, ел саен безгә Яңа ел килә!» дигән бәйрәм программасы үткәрелде.
Кичә дәвамында клубта катнашучылар якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлау сүзләре каблу итте. Алар «Серле Яңа ел», «Зәңгәр экраннарда Яңа ел», «Музыкаль буталчык» дигән мавыктыргыч һәм күңелле уеннарда актив катнашты, аларда кыш һәм Яңа ел турында табышмаклар чиште, яңа ел җырларын һәм фильмнарын искә төшерде. «Сандугач» халык җыры ансамбле башкаруындагы җырлар кичә кунакларына үзгә бер яңа ел кәефе бүләк итте.

авлпңавлңрпар
IMG_20241220_153420
IMG-20241220-WA0030
IMG-20241220-WA0039
IMG-20241220-WA0041

Яңа елның төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакларга бәйрәм котлауларын һәм теләкләрен әкият герое Петрушка аша җиткерде. Убырлы Карчык та бәйрәмнән читтә калмаска булды, әмма бу юлы ул уңай герой буларак катнашты һәм хәтта чарага килүчеләр өчен яңа ел табышмаклары әзерләгән иде. Китапханәчеләр башкаруындагы «Цифрлы әбиләр» шаян тамашасы яңа ел программасына күңелле хис-кичерешләр өстәде. 
Клуб әгъзалары китапханә хезмәткәрләре тудырган бәйрәм рухын югары бәяләде. Кичә күңелле һәм бәйрәмчә узды. Барлык катнашучылар яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр алды, шулай ук үзенчәлекле яңа ел рухына кереп чумды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: