«Әниләр өчен һәм әниләр белән бергә» бәйрәм программасы (6+)

20 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә Гаилә елы кысаларында балалар һәм  аларның әти-әниләре өчен Әниләр көненә багышланган «Әниләр өчен һәм әниләр белән бергә» дигән бәйрәм программасы уздырды.

длфыоувоывломл
IMG-20241120-WA0019
IMG-20241120-WA0023
IMG-20241120-WA0025
IMG-20241120-WA0030

Китапханәче программа кунакларын бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм төрле телләрдә «Әни» сүзенең ничек яңгыравы турында сөйләде. Балалар әниләренә котлау шигырьләрен укыды, бәйрәм җырын башкарды һәм биеде. 
Чара вакытында кызлар һәм малайлар «Күңелле таучык» бәйгесендә һава шарлары белән уйнады, «Әниеңне тавышы буенча таны» уенында үз әниләрен тавышлары буенча таныды, «Әниеңнең портретын ясап бетер» һәм «Әниеңне бизә» бәйгеләрендә катнашты. Әниләр өчен «Нечкә бил» һәм «Бу минем балам» бәйгеләре әзерләнгән иде. Балалар әниләре белән бергә «Кочаклашлы уены»нда әйлән-бәйлән әйләнде һәм балалар язучыларының әкиятләре буенча «Шаян сораулар» викторинасы сорауларына җавап бирде.
Әниләргә багышланган бәйрәм матур, җылы һәм уңай хис-кичерешләргә бай һәм чарада катнашучыларның барысы өчен дә файдалы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: