«Мин ак ромашка бүләк итәм!»: бәйрәм акциясе (6+)

8 июль – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм Россиядә 2008 елдан билгеләп үтелә. Гаилә бәйрәменең бик нәфис символы бар, ул – Россиядә иң танылган һәм таралган, борын заманнардан ук мәхәббәт символы булып саналучы ромашка. 

Я белую ..
IMG-20220708-WA0022
IMG-20220708-WA0037
P_20220708_111420_1_1
P_20220708_110649

Бу көнне 10 нчы санлы китапханә каршында, үтеп баручыларны җылы теләкләре белән каршы алып, китапханәчеләр бәйрәм символы – ромашкалар таратты. Шуның өстенә, акциядә катнашучылар «Ромашкада юрыйбыз» кызыклы викторинасында катнашты, анда гаиләгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: