Өлкән сыйныф укучылары өчен хокук дәресе узды (12+)

DSCN7026
DSCN6995

6 сентябрь көнне 15 нче китапханә зур яшьтәге мәктәп балалары өчен хокук дәресе үткәрде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Малайлар һәм кызлар терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышты. Дәрес «Безнең көннәрдә җәмгыять иминлегенең өстенлеге» исемле видео карау белән төгәлләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: