«Гражданин булырга бурычлы» хокукый дәрес (12+)

29 октябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә үсеп килүче буынга хокукый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чара узды. Китапханәче чарада катнашучыларны Россия Федерациясе гражданнарының хокуклары һәм вазифалары белән таныштырды, аларның яшенә нинди хокук-вазифалар туры килүе һәм «Бала хокукы декларациясе» турында сөйләде.

фаврпфаврип
Гражданином быть обязан (3)
Гражданином быть обязан (4)
Гражданином быть обязан
Гражданином быть обязан (2)

Балалар, теге яисә бу хәлдән чыгу юллары турында фикер алышып, «Мин хокуклы» ситуацияләр уенында катнашты, анаграммада таралып ятучы хәрефләр арасыннан дөрес сүзләрне тапты. Чара кунакларына «Бу законнар буенча сиңа яшәргә» дигән китапларга күзәтү уздырылды.
Чара кызыклы узды һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. Чара азагында барысы да хокук һәм вазифаларны белергә кирәк һәм, әлбәттә, аларны үтәргә тиешбез дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: