«Бала. Яшүсмер. Гражданин» хокукый юлкүрсәткече (12+)

Яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатында, 22 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Бала. Яшүсмер. Гражданин» дигән хокукый юлкүрсәткече үткәрде. 

IMG-20250922-WA0005
IMG_20250922_075409
Китапханәче яшүсмерләргә административ һәм җинаять җәзасының ничек аерылуы һәм кайсы яшьтән җәза бирелә башлавы турында сөйләде, яшьләргә урамда полиция хезмәткәре белән очрашканда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен укыды. 
Чараның йомгаклау өлеше уен формасында узды. «Закон җырда да закон» музыкаль викторинасы җырларны һәм аларда тасвирланган төп кеше хокукларын искә төшерергә ярдәм итте. «Мәкальләдә законнар» уены шартлары буенча яшүсмерләр закон турында рус мәкальләренең өлешләрен берләштерде. 
Очрашу азагында яшүсмерләр хокук буенча «Яшүсмер һәм закон» дигән мәгълүмат кәгазьләре алды. .

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: