«Һәр яшүсмер белергә тиеш» хокукый лекторий (12+)

3 гыйнварда кышкы каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Һәр яшүсмер белергә тиеш» дигән хокукый лекторийлар уздырды. Китапханәче «хокук», «вазифа», «җаваплылык» төшенчәләренә аңлатма бирде. Яшьләр уен формасында хокукый белемнәрен ныгытты һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдырды. 

ппсчт
1734504486223
IMG-20241218-WA0044
IMG-20241218-WA0049
IMG-20241218-WA0053
IMG-20241225-WA0022
IMG-20241225-WA0025

Ачыктан-ачык сөйләшү яшүсмерләргә көнкүреш тормышта үз хокукларыбызны, вазифаларыбызны кайда тормышка ашыруыбыз һәм нәрсә өчен җавап бирүебезне аңларга ярдәм итте. Очрашу азагында балалар безнең тормышны билгеләүче законнар язылган китаплар белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: