«Бөтендөнья сәламәтлек көне» хокукый экскурс (12+)

22 апрель көнне 6 нчы санлы китапханәдә укучылар өчен «Бөтендөнья сәламәтлек көне» хокукый экскурсы узды. Чарада катнашучылар «Бөтендөнья сәламәтлек көне»нең барлыкка килү тарихы белән танышты, сәламәт тормыш рәвеше турында белгәннәрен гомумиләштерде, мотивация бирүче видео карады. Балалар сәламәтлекне саклау  буенча үз вазифалары белән танышты, сәламәтлек саклау буенчп үз хокукларын белде, «хокук» һәм «сәламәтлек төшенчәләренең үзара бәйләнеше турында мәгълүмат алды. 

Поделиться: