«Хокук дәресләре – тормыш дәресләре» хокук сәгате (12+)

13 нче санлы китапханәдә яшүсмерләрне хокукый агарту һәм хокук культурасы тәрбияләү буенча эшчәнлек гражданлык, патриотлык хисе тәрбияләү һәм актив тормыш карашы булдыру максатларында уздырыла.
22 апрель көнне китапханәче быел паспорт алучы, димәк, хокук һәм вазифалары артучы балалар янына әңгәмә үткәрергә килде. Ә нинди хокук-вазифалар икәнен алар хокук сәгате барышында белде. 
Тыңлаучылар «Бала хокукы турында конвенция»нең кайчан һәм ни өчен кабул ителүе турында белде. Әкият викторинасы сорауларына җавап биреп, геройларның хокуклары бозылган очракларны сурәтләгән әдәби әсәрләрне искә төшереп, балалар алган хокукый белемнәрен тикшерде. Шулай ук мәктәптә, өйдә, иҗтимагый урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү вазифалары, җинаять һәм административ җаваплылык тоту буенча сөйләштеләр. 
Балалар «Кеше хокуклары тарихы» видеоязмасын карады, һәм шулай ук хокукый грамоталык булдыру максатыннан, «Без һәм безнең хокуклар» интерактив уенында катнашты. Уен азагында балалар хокук һәм вазифалар турында белү һәм үтәүнең һәр кеше өчен әһәмиятле булуы турында нәтиҗә ясады. 

Поделиться: