«Тормыш матур – аны юкка уздырма!»: белгеч-нарколог белән очрашу (12+)

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатларында, 2 март көнне 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Тормыш матур – аны юкка уздырма!» исеме астында белгеч-нарколог С.В.Рогожников белән очрашу уздырды.

встреча
IMG_20230302_114737
IMG-20230302-WA0005
IMG-20230302-WA0003
IMG-20230302-WA0004

Сергей Валентинович яшүсмерләргә төрле психоактив матдәләрне куллануның начар нәтиҗәләргә китерүе турында аңлаешлы итеп мәгълүмат бирде, сәламәтлекнең төп тормыш кыйммәтләренең берсе булуын, ә аны саклау һәм ныгыту, беренче чиратта, һәр кешенең үз бурычы икәнлеген ассызыклады. Әңгәмә барышында ул, үз тәҗрибәсеннән чыгып, табибларның балалар, яшүсмерләр гомере өчен ничек көрәшүе турында күпсанлы мисаллар китерде һәм балаларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Китапханәче укучыларга наркотикларга каршы юнәлдерелгән һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы социаль роликны күрсәтте. 

Үткәрелгән очрашу балаларга никотин, алкоголь, наркотикларның зыяны һәм әлеге зарарлы гадәтләрнең нинди һәлакәткә илтүе турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча күп кенә яңа белемнәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга белгечтән җаваплар алды. Алган белемнәрне ныгыту өчен «Дөресме, әллә ялганмы?» уены үткәрелде.

Әңгәмә азагында китапханәче яшүсмерләргә кешегә тормышның бер генә бирелүе һәм аның сәламәт, кызыклы һәм озын булырга тиешлеген искә төшерде. Чара азагында балалар шәһәребездәге яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итүче оешмалар турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: