«Юстиция магистрлары»: хокукый брейн-ринг (12+)

2 февраль көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Юстиция магистрлары» дигән хокукый брейн-ринг үткәрде.

магистр
IMG_20230202_100749
IMG_20230202_104458
IMG_20230202_105528

Чара хокук һәм вазифа, аларның аермасы һәм аларны нәрсә берләштерү турында фикер алышудан башланды. Алган белемнәрне ныгыту өчен, яшүсмерләр «Укучыларның хокук һәм вазифалары» дигән видеоязма карады. Командаларга бүленеп, балалар «Яшь юристлар» һәм «Аббревиатураны чиш» бәйгеләрендә катнашты, анда «республика», «гаилә кодексы», «салымнар» кебек гомумтанылган терминнарны искә төшерделәр. Әкиятләрдәге әдәби геройларны һәм мәкальләрне искә төшерергә  «Хокук турында шаярып һәм җитди» һәм «Хокуклар мәкальләрдә» уеннары ярдәм итте. «Киноҗинаятьләр» видеовикторинасында яшүсмерләр, совет фильмнарыннан өзекләр карап, геройлар кылган хокук бозуларның типларын ачыкладылар. Уен азагында җыелган баллар саны буенча хокук белгечләре ачыкланды. Чара яшьләрнең үз хокук һәм вазифаларын белүен, илебез законнарын хөрмәт итүен күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: