«Битлекләрсез террорчылык»: хокукый альманах (12+)

15 нче санлы китапханә өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен  «Битлекләрсез террорчылык» дигән хокукый альманах үткәрде.
Чара террорчы, террорчылык, террорчылык эшчәнлеге төрләре һәм аның тарихы кебек төшенчәләр буенча фикер алышудан башланды. Балалар дөньяны үзгәрергә мәҗбүр иткән төп эре терактларны искә төшерде: Нью-Йорктагы теракт, Норд-Ост, Беслан мәктәбендә террорчылык акты һ.б. Мультимедиалы презентация ярдәмендә тәкъдим ителгән Джонатан Фоерның «Жутко громко и запредельно близко», Харуки Муракаминың «Подземка», Дарья Доцукның «Голос», Артур Хейлиның «Аэропорт» китаплары террорчылык һәм аның шаукымы темасын дәвам итте. 
Чара «Террорчылык һәм балалар» видеоязмасын карау белән тәмамланды.

Поделиться: