«Безнең тормыш законнары» хокукый уен (12+)

14 мартта 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итүгә багышланган «Безнең тормыш законнары» дигән хокукый уенга чакырды. 
Әлеге китапханә чарасы – балаларның бу тема белән таныш булуларын һәм кирәкле белемнәр белән тулыландыру өчен яхшы мөмкинлек. 
Чара башында китапханәче билгеләп үтелүче бәйрәмнең тарихы, аны үткәрүнең гореф-гадәтләре һәм көнкүреш тормышта үз хокукларыңны яклауның әһәмияте турында кыскача сөйләде.  

10ф. Правовая игра «Законы нашей жизни». «Потребительский кроссворд»
10ф. Правовая игра «Законы нашей жизни». Конкурс «Внимание! Видеовопрос»
10ф. Правовая игра «Законы нашей жизни»

Шуннан соң укучылар командаларга бүленде һәм уен башланды. Балалар уенның төрле этапларында күптөрде биремнәр үтәде: «Грамоталы кулланучылар терминнары» викторинасында атамалар һәм билгеләмәләр арасында туры килүләрне ачыклады, «Игътибар! Видеосорау» уенында проблемалы хәлләргә анализ ясады, «Кулланучылар кроссворды»н чиште, «Кайнар линия» бәйгесендә сыйфатсыз товар яки хезмәт алган әдәби персонажлар ролендә булды. 
Очрашу азагында балаларга хәзерге заман кешесе тормышының актуаль аспектларына кагылган чарада актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: