«Әкият илендә сайлаулар» хокукый уен (6+)

18 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре булачак сайлаучыларның хокукый культурасын үстерү өчен яшь укучыларга хокукый уен уздырды. 

10ф. Правовая игра «Выборы в Сказочной стране». Выступление доверенных лиц кандидатов
10ф. Правовая игра «Выборы в Сказочной стране». Оглашение результатов выборов
10ф. Правовая игра «Выборы в Сказочной стране». Процесс голосования
10ф. Правовая игра «Выборы в Сказочной стране». Работа избирательной комиссии
10ф. Правовая игра «Выборы в Сказочной стране»
Чара башында китапханәче балаларга сайлауларның нәрсә икәнлеген, аларның нинди максатта уздырылуы, һәм ни өчен бар гражданнарга да сайлауда катнашырга кирәклеген аңлатты. 
Сайлауларда кирәкле гамәли күнекмәләр булдыруда программаның уен өлеше ярдәм итте, анда балалар үзләре Әкият иле Хакимен сайлауларда катнаша алды. 
Ышанычлы затлар тылсымлы илдә яшәүчеләргә үз кандидатларының программаларын тәкъдим итте. Бу кандидатлар – Үлмәс Кощей, Көлсылу, Убырлы карчык, Буратино, Айболит һәм Итекле Мәче. Һәр алты кандидатның программасы әкият дәүләте халкы өчен күп кенә кызыктыргыч нәрсәләр вәгъдә итте. Сайлау алды агитациясе тәмамлануга сайлаулар игълан ителде. Процедура барлык кагыйдәләр буенча үтте: бюллетеньнәр, сайлау өчен махсус тартма һәм сайлау комиссиясе әгъзалары.
Шуннан соң сайлау комиссиясе сайлауларга нәтиҗә ясады һәм җиңү яулаган кандидатны – Әкият иле хакимен игълан итте, ул Итекле Мәче булды.  
Бүген балалар әкият сайлауларында катнашты, ә берничә ел узгач, алар өлкән кешеләр булып, чын Илебез Президентын сайлауларда катнашачак һәм балалар китапханәсендәге үзләренең беренче сайлауларын искә төшерәчәк. Без бу балаларны актив тормыш позициясе булган гражданнар булып үсәрләр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: