«Закон шәһәре буйлап сәяхәт» хокукый уены (12+)

30 октябрьдә 11 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Закон шәһәре буйлап сәяхәт» дигән хокукый уен үткәрелде.
Чара башында китапханәче хокуклар һәм вазифалар турында сөйләде, шул ук вакытта хокукый белемнәрнең, үз хокукларыңны белү һәм яклау, башкаларның хокукларын ихтирам итү һәм закон буенча яшәү өчен, төрле тормыш хәлләрендә үз-үзеңне тотуның нигезе буларак, һәркемгә кирәк булуын ассызыклады. Балалар халыкара оешма – БМО, «Бала хокуклары турында конвенция», Бөтендөнья бала хокуклары көне турында белде. Катнашучылар инглиз язучысы Льюис Кэрроллның «Алиса в Зазеркалье» дигән танылган әкияте мисалында исемнең ни өчен кирәк булуы турында фикер алышты. Ролан Быковның «Чучело» нәфис фильмыннан өзек күрсәтелде. Әлеге фильмны юридик күзлектән карадылар. Лена Бессольцеваның нинди хокуклары бозылган? Үзенең җиңелмәс сугышчылары белән данлыклы борынгы «Спарта» дәүләтен искә төшерделәр. Әгәр бала зәгыйфь һәм авыру булып туса, аны аска ыргыта торган булалар. Спарта халкы гадел булганмы? Сөйләшү барышында үз карашыңны белдерергә кирәк булды. Яшүсмерләр бик теләп интеллектуаль ярышка кушылды. Аны «Әкият геройлары хокуклары» башлады, анда балаларга үзләрен юрист ролендә күзалдын китерергә һәм әкият героена киңәш бирергә тәкъдим ителде. Җырлар ярдәмендә анда нинди хокуклар булуын белергә кирәк булды. «Хокук белемнәре» станциясендә мәкальләрне искә төшерделәр. Биремнәрне үтәү барышында катнашучылар фактлар турында актив фикер алышты һәм барлык сорауларга төгәл җавап бирде. Узган турнир балаларга тормышта һәм укуда кирәкле хокукый өлкәгә караган күп кенә кызыклы мәгълүматларны белергә ярдәм итте.

Поделиться: