«Үзгә булу хокукы» Даниэль Пеннакның «Глаз волка» китабы буенча фикер алышу (6+)

«Париж зоопаркы читлегендә бер күзле поляр бүресе ябылган. Менә ун ел инде ул шушы читлектә утыра һәм үз-үзенә кешеләр белән кызыксынмаска дип күптән сүз бирде: кеше турында бер генә уй да булмасын, кешеләр ягына бер генә күз карашы да ташламаска. Әмма төрле вакыйгаларны тыңлау һәм сөйләү сәләте белән аерылып торучы Африка исемле малай бүрене дөньяга башка күз белән карарга мәҗбүр итә…»

18 март көнне башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре китап турында фикер алышты. «Үзгә булу хокукы» дип исемләнгән әлеге чарада балалар француз язучысы  Даниэль Пеннак һәм аның «Глаз волка» исемле кызыклы  повесте белән танышты.

Картинка
фото 2
фото 1

Әсәрдән өзекләр укып, балалар повестьның төп геройлары – бер күзле Зәңгәр Бүре һәм Африка исемле малайның язмышлары турында белде, аларның тормыш юлын чагыштырды. Укучылар, дөньяга бер күз белән генә карарга мәҗбүр булган Зәңгәр Бүренең хис-кичерешләрен аңлар өчен, «Кем озаграк карап тора ала?» уенында катнашты.

Чара азагында укучылар әлеге китапның яхшылык, дуслык һәм мәхәббәт турында булуы, кеше һәм хайваннар дөньясы, кеше белән кеше арасында нинди зур упкын барлыкка килүе, бу читләшүне ничек җиңеп чыгарга дигән фикерләре белән уртаклашты. Бер сүз белән әйткәндә, әсәр бу хәлләргә битараф булмаганнар өчен. Чараны йомгаклап, әсәрдән һәр кеше үзенә бер сабак ала алсын өчен, әлеге вакыйга хакында сыйныфта гына түгел, өйдә, гаиләдә фикерләшергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: