«Син һәм мин – без команда!» гамәли сәгате (6+)

18 сентябрьдә 13 нче санлы китапханә бишенче сыйныфлылар коллективының бердәмлеген ныгытуга гамәли дәрес уздырды. Ни өчен ул әлеге яшьтәге балалар өчен мөһим? Коллективта бердәмлек укучыларга мәктәпнең урта звеносындагы яңа шартларга тизрәк ияләшергә һәм стрессны киметергә ярдәм итә. Тату һәм бердәм сыйныф укуда өлгереш дәрәҗәсен арттыручы һәм балаларда үзара ярдәмләшү күнекмәләрен үстерүче уңай психологик атмосфера тудыра. 

13 ф. 18.06.2026 Практикум Ты и я -мы команда 3
13 ф. 18.06.26 Практикум Ты и я -мы команда 4
13 ф. 18.06.26 Практикум Ты и я -мы команда 2
Китапханәче Л.Н. Толстойның команда бердәмлеге белән көчле булуын күрсәтүче «Отец и сыновья» мәсәлен укыды. Чарада катнашучылар «Дуслык манарасы» һәм «Корабль һәлакәте» дигән ике бирем башкарды.  Манара төзегәндә барлык 4 команда да бертөрле әйберләр кулланды. Иң биек һәм иң нык манара төзергә кирәк булды. Һәр команда киңәшләште, балалар тәкъдимнәр кертте һәм нәтиҗә хәтта катнашучыларның үзләре өчен дә көтелмәгән булды. «Корабль һәлакәте» сынавында «ачык диңгездә калган, әмма корабльдән 18 әйберне алырп калырга өлгергән» укучылар ярдәм килгәнче исән калу өчен бары тик 3 иң кирәкле әйберне генә калдырырга тиеш булды. Фикерләштеләр, уйлаштылар, үз исемлекләрен төзеделәр.  
Китапханәче исән калу буенча белгеч исемлеген укып күрсәтте. Балалар үз исемлекләре белән чагыштырды. Чара укучыларның бүгенге чарада команда турында нәрсә аңлаулары хакында фикерләре белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: