«Рунет: файдалы, кызыклы, куркынычсыз» танып белү практикумы (18+)

11 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында өлкәннәр өчен «Рунет: файдалы, кызыклы, куркынычсыз» дигән танып белү практикумы үткәрде.
Чарада, ничек итеп гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, мошенниклар корбаны булмаска икәнлеге турында сөйләделәр һәм файдалы бушлай кушымталар белән таныштырдылар. Кунакларга аферистларның еш әйтә торган 10 төп җөмләсен искә төшерделәр. Теләге булганнарга популяр кушымталарны: ТР Дәүләт хезмәтләре, МТС мобиль операторының Антиспам номерларны ачыклау, Справмедика – дарулар эзләү, Дарулар белешмәлеге кушымталарын урнаштырырга ярдәм иттеләр. Шулай ук челтәрдә янаучы куркыныч төрләре һәм алар белән көрәшү ысуллары буенча презентация тәкъдим ителде.

Поделиться: