«Көзнең кәрҗинендә ниләр бар» танып белү калейдоскобы (6+)
20
Сентябрь 2024
Җомга
Көз – елның күркәм һәм матур вакыты, ул рәссамдай, табигатьне якты матур төсләргә буйый. Чара «Көзнең алтын мизгелләре» китап күргәзмәсен караудан башланды, анда М. Пришвин, К. Паустовский, К. Ушинский кебек авторларның көз турында хикәяләре һәм шигырьләре тәкъдим ителде. «Ә син беләсеңме…?» танып белү уены барышында балалар көз бүләкләре белән танышты, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдалы үзлекләре турында белде, табышмаклар чиште. «Көзге яфрак яңгыры», «Тылсымлы капчык», «Гөмбәле кәрҗин», «Уңыш түтәле» бәйгеләрендә зур кызыксыну белән катнаштылар. |