«Җәнлекләр көрәш сафында» танып белү сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүне кешеләр һәм техника гына түгел, ә хайваннар да якынайткан. Кайчак сугыш кырына иң көтелмәгән табигать вәкилләре килеп чыга.  

17 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Бөек Ватан сугышы фронтларында безнең сугышчыларга хайваннар һәм кошларның ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Балалар аларның орден һәм дәрәҗәле исемнәр алмаса да, тугры булып кеше тормышларын коткаруы һәм үз гомерләре бәрабәренә кешеләргә булышулары турында белде. 

17ф. Животные в боевом строю
17ф. Животные на войне
17ф. Животные на войне1
Нәни кунаклар зур кызыксыну белән китаплардан сапер, санитар, шартлатучы буларак этләрнең  дошман һөҗүмен акрынайтуда солдатларга ярдәм итүе, песиләрнең блокадалы Ленинград халкы һәм солдатлар өчен ничек итеп чын-чынлап психологик яктан ярдәмчегә әйләнүе, өйрәтелгән күгәрченнәрнең дошман самолетларын шартлатулары турында тарихларны тыңлады. Алар атлардан кала, сугыш елларында дөяләр, боланнар, пошилар һәм хәтта филләрнең зур файда китерүен белде. Ә иң гаҗәеп тарих солдатларның дошман танкларын һәм запасларын юкка чыгаруда тычканнарны кулланулары турында булды. 
Саф һавада очрашу белемнәргә бай булды, фашизмга каршы көрәштә җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән дүрт аяклы дусларыбыз белән горурлану хисе белән үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: