«Яшел лаборатория» танып белү сәгате (6+)

Язгы каникуллар вакытында балаларның ялын ничек күңелле һәм файдалы итеп оештырырга? 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре шул хакта уйланды һәм үз эченә табигать һәм экология турында кызыклы танып белү материалын алган комплекслы чара һәм катыргы һәм җепләрдән җәнлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрергә карар кылды.        

13 ф. позн. час Зел. лаб 1
13 ф. позн.час Зеленая лаб. 3
13 ф. позн.час Зеленая лаб 2

Балалар яфракларның чын «кислород фабрикасы» икәнлеге, ерткыч үсемлекләр булуы турында белде, яфракның төзелешен, һәм төрде үсемлекләрнең нинди яфраклары булуын аңлады. Ә сез беләсезме, банан агачы – ул үлән. Бу көнне китапханәгә килеп кергән Убырлы Карчык исә табигатьтә үз-үзеңне тоту буенча зирәк киңәшләре һәм кыйммәтле күзәтүләре белән уртаклашты. Балалар «Могҗиза-яфраклар» викторинасы сорауларына җавап бирде, а на мастер-классе «Бу гаҗәеп йомшак җәнлекләр» мастер-классында катыргы һәм җептән 3Д песи, тычкан һәм төлкеләр ясады. Мондый чаралар балаларны табигатьне күзәтергә һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакыра. Чөнки табигать – безнең дус. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: