«Яшел даруханә – сәламәтлеккә юл» танып белү сәгате (18+)

Без күптөрле үсемлекләр дөньясында яшибез. Кешене гомер буе «яшел юлдашлары» – иң борынгыдан ашарга яраклы үсемлекләр генә түгел, ә дару үләннәре дә озата бара. 26 апрельдә 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Яшел даруханә – сәламәтлеккә юл» дигән танып белү сәгате үтте. 

Чарада катнашучыларга үсемлекләрнең гаҗәеп һәм камил булуы, аларның үзендә бик күп серләр саклавы турында искә төшерделәр. Иң кечкенә үсемлектә дә кешеләрдәге төрле авыруларны дәваларга сәләтле бөек көч яшеренеп ятарга мөмкин. Чара кунаклары дару үләннәренең дәвалау үзлекләре, аларның күптөрлелеге, үләннәрне җыю, киптерү, саклау һәм куллану кагыйдәләре белән танышты. Кайбер авыруларны халык чаралары, безнең җирлектә үсүче һәм күпләргә яхшы таныш үләннәрдән төнәтмә һәм кайнатмалар белән дәвалау мисалларын китерделәр. Безнең әйләнә-тирәдә үсүче дару үләннәре —  тырнак гөл, тузганак, кычыткан, бака яфрагы һ.б. үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләделәр.

Поделиться: