«Бергә атлау күңелле»: танып белү сәгате (6+)

16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен  «Бергә атлау күңелле» дигән танып белү сәгате уздырды. Чарада балалар «толерантлык» сүзенең килеп чыгу тарихы белән танышты,  толерантлы һәм толерантлы булмаган шәхескә хас сыйфатларны чагыштырды, толерантлы аралашу кагыйдәләрен булдырды. 
Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә карата мөнәсәбәт турында «Сезнең алда ике юл, сайлагыз» исеме астында сыйныфташлары әзерләгән кечкенә генә сәхнәләштерүне карадылар һәм, кыздан аермалы буларак, аягын сындырган шапшак киемле ир-атка булышудан баш тарткан малайның гамәлен тәнкыйтьләделәр. Укучылар, тышкы кыяфәте һәм социаль хәленә карамастан, теләсә кайсы вакытта бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итәргә кирәк, дип нәтиҗә ясады. 
Дәрес азагында балалар өчен «Дуслар өчен яхшы сүзләр» уены үткәрелде, аның ярдәмендә һәр катнашучы үзе турында күп нәрсәләр белде. Укучылар, әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булганда гына чын Кеше булып калырга мөмкин булуын аңлады. 

Поделиться: