«XX гасырның бөек хирургы» танып белү сәгате (12+)

22 май көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «XX гасырның бөек хирургы» дигән танып белү сәгате уздырды.
Чарага килүчеләр гаҗәеп талантлы галим, хирург Валентин  Феликсович  Войно – Ясенецкий белән танышты. Ул – күпкырлы шәхес: йөзләгән кешене сукыр калудан коткарган һәм гомеренең азагында үзе сукырайган кеше; үз белемнәрен анатомиядә һәм хирургиядә кулланган рәссам; сөргеннәрне, төрмәләрне узган сәяси тоткын. 
Чара барышында галимнең биографиясе белән җентекләбрәк таныштылар. 
Чара кунаклары Валентин Войно-Ясенецкийның медицина фәннәре докторы булгандагы хезмәтләре, үзенең диссертациясен нинди темага багышлавы, Сталин премиясенә ни өчен лаек булуы турында белде. Кайда гына булса да, сөргендәме яки сугыштамы, ул һәрвакыт фәнгә тартыла, һәрвакыт күп еллар табибларның өстәл китабы булган «Очерк гнойной хирургии» әсәре өстендә эшли.

 

Поделиться: