«Бөек байрак – россия байрагы» танып белү сәгате (6+)

21 августта 17 нче санлы китапханәдә РФнең Дәүләт байрагы көненә багышланган танып белү сәгате узды.

17ф (2)
17ф.3
17ф (1)
Очрашу барышында балалар Россия байрагының тарихы белән танышты: байракның ничек барлыкка килүе һәм ни өчен аның нәкъ менә шундый булуы турында белде. Китапханә хезмәткәре әлеге дәүләт символының үсеше турында җентекләп сөйләде, чыгышы күрсәтмә материаллар һәм матур иллюстрацияләр белән үрелеп барды. Байракның төсләре символына аерым игътибар бирелде. Балалар ак, зәңгәр һәм кызыл төсләргә нинди мәгънә салынганлыгы турында мәгълүмат алды һәм бу мәгънәләрнең илебезнең мөһим сыйфатларын һәм кыйммәтләрен чагылдыруы турында фикер алышты. «Символлар белгечләре» викторинасы белемнәрне ныгытырга ярдәм итте: балалар сорауларга актив җавап бирде һәм дөрес җавапларга шатланды. Чара иҗади өлеш белән тәмамланды: һәр бала үз байракчыгын ясады һәм истәлеккә өенә алып кайтып китте.  
Чара мавыктыргыч һәм файдалы булды: балалар дәүләт символлары турында яңа мәгълүматлар белеп кенә калмады, ә иҗадилыкларын да күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: