«Фольклор илендә» танып белү сәгате (6+)
17 июль көнне Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Бу Россия халыкларының фольклор мирасын саклау, үстерү, популярлаштыруга юнәлдерелгән яңа бәйрәм. Бу көнне бөтен ил буенча «Бердәм фольклор» Бөтенроссия акциясе уздырыла. 16 нчы санлы китапханә «Фольклор илендә» танып белү чарасы белән әлеге акциягә кушылды. Чара барышында анда катнашучылар фольклор иленә гаҗәеп сәяхәт кылды. Алар фольклор сүзенең инглиз теленнән тәрҗемәдә «халык акылы» дигәнне аңлатуы һәм анывң үз эченә халык җырлары, табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр, үртәгечләр, санамышлар һәм әкиятләрне алуы турында белде. Нәни китап сөючеләр борынгы көнкүреш әйберләре белән танышты һәм аларның элек ничек кулланылуы турында мәгълүмат алды. Балалар бик теләп табышмаклар чиште, тизәйткечләр әйтте. Шулай ук алар рус халык әкиятләре исемнәрен атады һәм герой-хайваннар яши торган әкиятләрне искә төшерде, бишек җырлары җырлады, үзләре белгән үртәгечләрне әйтте. Ә санамышлар ярдәмендә балалар командаларга бүленде һәм төрле фольклор уеннары уйнады. Танып белү сәгате күңелле һәм актив узды. Балаларны төрле фольклор жанрлары белән таныштырып, без аларның сөйләм телен баетабыз. |