Россиянең Кызыл китабы көне кысаларында «Кызыл китап битләре буйлап» танып белү сәгате (12+)

Табигать гүзәл, мәһабәт һәм күптөрле. Ул кешеләргә табигый байлыклар бүләк итә, әмма аның да безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын бөтен кеше дә аңлап җиткерми. 
23 нче санлы китапханәдә, Россиянең Кызыл китабы көне кысаларында, «Эко календарь» программасы буенча «Кызыл китап битләре буйлап» дигән танып белү сәгате үткәрелде.
Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды. Аның барышында китапханәче бу китап турында мәгълүмат бирде, аны нинди максатта булдырулары һәм ни өчен аның битләре төрле төстә булуы турында сөйләде. 

лрмлмл
23ф. Познавательный час в рамках Дня Красной книги России «Листая страницы Красной книги», по программе «Экокалендарь» (12 ) (2)
23ф. Познавательный час в рамках Дня Красной книги России «Листая страницы Красной книги», по программе «Экокалендарь» (12 ) (3)
1706521800681

Балалар нинди хайваннар, кошлар, үсемлекләргә юкка чыгу куркынычы янавы турында белде, аларның күбесе инде саклап калынуы турында сөйләште. Бу җәнлекләр өчен тыюлыклар булдырылган. Чарада катнашучылар безнең шәһәрдә нинди тыюлыклар булуы турында тыңлады, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, «Җәнлекне таны», «Пантомима», «Ребусны чиш» уеннарында катнашты, сирәк хайваннар турында табышмакларны чиште. 
Чара азагында укучылар «Кызыл китап битләре буйлап» дигән китап күргәзмәсе белән танышты. 
Катнашучылар табигатьнең Кызыл китабы – ул үсемлекләр һәм хайваннарны гына түгел, ә кешенең үзен дә саклап калуга өмет дигән нәтиҗә чыгарды. Һәм Җирдә тормыш дәвам итү үзебезне ни дәрәҗәдә акыллы итеп тотуыбызга, безнең җаваплылык һәм аңлылыкка бәйле. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: