«Хайваннар дөньясында» танып белү сәгате (6+)

Хайваннар дөньясы кешеләр тормышында аерым урын алып тора. Хайваннар белән аралашып, кеше үзендә изгелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек тәрбияли. 27 мартта яшь укучылар өчен «Хайваннар дөньясында» дигән танып белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче гаҗәеп хайваннар дөньясы, җир йөзендә меңләгән төрле хайван төрләре: җәнлекләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр яшәве турында сөйләде.  

IMG_20260325_123443_692
IMG_20260325_123532_164

Балалар мавыгып үзләренең йорт хайваннары һәм урмандагы хайваннарның үз-үзләрен тотышларын күзәтүләре турында сөйләде. Шулай ук табигатьне ничек сакларга һәм җәнлекләргә аларның атмосферасын бозмаска комачауламаска икәнлеге турында әңгәмә кордылар. 
Чара барышында балалар «Хайванны таны» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Зурлар һәм кечкенәләр» һәм «Кем кайда яши» уеннарында катнашты. Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында китапханәченең сөйләве зур кызыксыну уятты. 
Чара җәнлекләр турында нәфис әдәбият әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән күңелле мультфильмнар карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: