«Телләр дөньясында» танып белү сәгате (0+)

Ел саен 21 февральдә дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.  
21 февраль көнне 23 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Телләр дөньясында» дигән танып белү сәгате үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләде, аларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, ни өчен туган дип атауларын аңлатты, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Шуннан соң балалар үз туган телләре турында шигырьләр сөйләде.

шндмиди
23.Познавательный час В мире языков
23ф. Познавательный час В мире языков

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр бер дәрәҗәдә дип санала, чөнки аларның һәрберсе уникаль һәм без сакларга, ышанырга тиешле тере мирас булып тора. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: