«Серле пәрәвез: интернет ресурслары»: танып белү сәгате (6+)

14 февраль көнне 16 нчы санлы китапханә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Серле пәрәвез: интернет ресурслары» дигән танып белү сәгате уздырды.

Чарада Интернетның уңай һәм тискәре яклары, балаларны Челтәрдә сагалап торучы куркынычларның төре һәм проблемалар каралды. Яшь кулланучылар челтәр әдәбе, социаль челтәрләрне дөрес куллану, виртуаль таныш булмаган кешеләрдән дус булырга чакыруга ничек җавап бирү, интернет-хулиганлык һәм троллингтан ничек сакланырга кирәклеге белән танышты. 
Чара азагында балалар тест ярдәмендә үзләрендә интернет-бәйлелек бармы-юкмы икәнлеген ачыклады. 

Поделиться: