«Китапханәдә татлы көн» танып белү сәгате (12+)

Хәзерге заманны татлы ризыклардан башка күзалдына китереп булмый. Бер генә тантана да тәмле торт, татлы камыр ризыклары, яраткан конфетлардан башка узмый. 20 мартта 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге балаларны, тылсымлы, татлы балачак дөньясына кереп чумарга тәкъдим итеп, «Китапханәдә татлы көн» дигән танып белү сәгатенә чакырды. Хезмәткәрләр кунакларны кондитерлык эшенең тарихы һәм беренче осталары белән таныштырды. Катнашучылар тәм-том сәнгатенең ничек үсеш алуы, десертлар дөньясындагы кызыклы фактлар, танылган шоколад фабрикалары һәм әсәрләре тәмле ризыклардан илһамланган тәм-том яратучы язучылар турында белде. Балалар «Десертларның исемнәрен бел» онлайн бәйгесендә актив катнашты, татлы викторина сорауларына җавап бирде, күптөрле кызыклы тарихлар һәм рецептларны үз эченә алган китаплар белән танышты. Чара азагында алып баручылар мастер-класс үткәрде, анда барысы да  теләсә кайсы бәйрәмдә бик яхшы ризык саналучы стакандагы трайфл-тортлар әзерләү сәнгатен үзләштерә алды. Бу чара китапханәдә кызыклы, файдалы һәм күңелле генз түгел, ә татлы да була алуын күрсәтте!

IMG-20250319-WA0023
IMG-20250320-WA0002
IMG-20250320-WA0003
IMG-20250320-WA0004

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: