«КАМАЗның иң яхшы заводы»: танып-белү сәгате (6+)

Июньдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәп яны лагере балалары өчен «КАМАЗның иң яхшы заводы» дигән танып-белү сәгате узды.

Камаз…
IMG_3508
06 Самый лучший завод КАМАЗ 2022 IMG_3518
IMG_3511

Балалар автозаводның 1969 елда төзелеш башланганнан алып безнең көннәргә кадәр тарихы белән танышты. Алып баручының сөйләве презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Алар КамАЗның төп заводлары, аның заманча үсеше турында кыскача белешмә алды, эмблемадагы аргамакның тизлек, көч-куәт һәм чыдамлылык символы булуы турында белде. Автомобиль заводы буйлап виртуаль экскурсия кылдылар, төп җыю конвейерының озынлыгы – 740 метр, ә эшчеләр үз операцияләрен төгәл 4 минут башкаруы турында белделәр. Бүгенге көнгә 2,3 миллионнан артык йөк машинасы чыгарылган. Күп тапкыр ралли «Дакар» ярышларының призеры булган «КАМАЗ-мастер» командасы, киләчәк машиналары – электробуслар, пилотсыз транспорт чаралары, водоробуслар турында чыгыш аеруча зур кызыксыну уятты.  «Автомобильне җый», «Иң яхшы узышчы», «Хыялымдагы йорт» дигән мавыктыргыч уеннар барышында, балалар үзләрен конструкторлар, узышчылар, төзүчеләр ролендә хис итә алды. «Мин КАМАЗ турында нәрсә беләм» викторинасы балаларның КАМАЗ заводы турында белемнәрен ныгытты. Балалар сынауларны бик тиз җиңеп чыкты, зирәклекләрен күрсәтте һәм шәһәр һәм заводка карата мәхәббәтләрен, горурлык хисен белдерде. «КАМАЗ» турында китаплар, фотолар, экспонатлар күргәзмәсе күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте.

Чара «Минем КАМАЗ!» флешмобы белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: