«Әни белән Китап галәме буйлап» танып белү сәгате (6+)

Россиядә Әниләр көне алдыннан 16 нчы санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен  «Әни белән Китап галәме буйлап» дигән танып белү сәгате уздырды. Башта балалар бәйрәмнең тарихы белән танышты: ни өчен Әниләр көне бәйрәменең символы күгәрчен күзе (незабудка) чәчәге булуы турында белде. Аннан соң китапханәче катнашучыларны балалар язучыларының әниләр турында әсәрләре белән таныштырды. 

1смамой16ф28.11
2смамой16ф2.11
316фсмамой28.11
4смамой28.1116ф

Балалар Борис Емельяновның «Мамины руки» хикәясен укыды, чарага алдан әзерләнгән шигырьне яттан сөйләде. Шулай ук әниләргә хас сыйфатларны танып белде, әниләр турында мәкальләр төзеде. Очрашу дәвамында матур көйләр һәм дөньядагы иң кадерле кеше турында җырлар яңгырады. Чара азагында кызлар һәм малайлар алдан ясаган рәсемнәре буенча үз әниләре турында сөйләде һәм  «Әни» кинофильмыннан матур җырны бергәләп җырлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: