«Кулларга эш – йөрәккә шатлык»: танып белү сәгате (6+)

Һәр кеше үз халкының тарихын белергә, үз тамырлары турында күзаллаулары булырга, ата- бабаларының гореф-гадәтләрен белергә, яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Халык курчаклары, кеше өчен мөһим роль уйнап, саклагыч талисманнар булган. 29 март көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре  «Кулларга эш – йөрәккә шатлык» дигән танып белү сәгате уздырды.

16
1680096736222
20230329_101859
1680096736345
1680096736257
1680096736313

Чара башында балалар зур кызыксыну белән чүпрәк курчакларның барлыкка килү тарихы, элекке заманнарда курчакларның бик күптөрле: салам, ботак, җепләр, тукыма кисәкләре һәм чүпрәкләрдән ясалган булулары турында сөйләгәнне тыңлады. Курчаклар күңел ачу, уйнау өчен генә түгел, ә бәйрәм, йола үткәрүдә дә кулланылган, шулай ук алар саклагычлар һәм ярдәмчеләр булган. Танып белү сәгатендә катнашучылар «Май чабу» халык йола курчагы белән җентекләбрәк танышты. Бу курчак язны каршылап, кышны озату символы булган. Шулай да, тагын бер курчак кулланылган, аны да бу көннәрдә ясаганнар һәм «Өй май чабу курчагы» дип аталган. Йола курчагыннан аермалы буларак, аны май чабу атнасы ахырында юкка чыгармаганнар, ә киресенчә, кызыл почмакта яки өйгә кергән җирдә саклаганнар, чөнки ул йорт-җирнең һәм өй учагының көчле саклагычы саналган. Иң кызыгы, әлбәттә, курчакны ясау вакыты. Балаларга берничә тукыма кисәге, гади җепләр, иҗат фантазиясе генә кирәк булды – һәм курчак әзер.

Нәтиҗәдә, катнашучылар үз куллары белән «Өй май чабу курчагы»н ясарга өйрәнде. Үз куллары белән курчак ясап, балалар «мин тырыштым, мин булдырдым!» дигән уңай казанышлар тәҗрибәсе алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: