«Туган тел – бәһасез бүләк»: танып белү сәгате (6+)

21 февраль көнне бөтен дөнья Халыкара туган тел көне билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Туган тел – бәһасез бүләк» дигән танып белү сәгате уздырды.

родной
IMG-20230221-WA0004
IMG_20230221_113223

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, планетадагы телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере һәм рухи куәте булуы турында белде. Балалар мәкальләрне, канатлы сүзләрне искә төшерде, викторина барышында туган тел буенча белемнәрен тикшереп карады, тизәйткечләр һәм табышмаклар бәйгеләрендә катнашты, тапкырлыкка һәм зиһенлеккә кызык сорауларга җавап бирде. «Мәкальне дәвам ит», «Түбәтәйне башкаларга тапшыр» уенында бик теләп катнаштылар.

Чара азагында «Өч кыз» татар халык әкияте мотивлары буенча мультфильм карадылар. Китапханәче һәр кешегә үзе сөйләшкән, аралашкан тел иң әһәмиятлесе булуы турында искә төшерде, чөнки үз телеңне яхшы белү һәм башкаларга хөрмәт белән карау безне акыллырак, яхшырак, әдәплерәк итә. 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: