«Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» танып белү сәгате (6+)

Ә сез беләсезме, хәзерге заманда дөньяда 40 меңнән артык теркәлгән һөнәр санала.  Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубының 27 ноябрь көнне узган утырышы һөнәрләргә багышланды. Балаларда мәктәпне тәмамлаган вакытка кем булырга дигән сорауга төгәл җавап булсын өчен, һөнәрләр белән кече сыйныфларда ук таныштыра башлау мөһим.

врпврыявра
13 ф. 27.11. 2024 Путешествие в мир профессий 2
13 ф. 27.11.24 Путешествие в мир профессий 1
13 ф. 27.11.24 Путешествие в мир профессий 3
13 ф. 27.11.24 Путешествие в мир профессий 4

Танып белү сәгате барышында балалар һөнәрләрнең күптөрлелеге турында белеп кенә калмады, ә «Техника», «Кеше», «Табигать», «Билге», «Сәнгать» төркемнәренә кайсы һөнәрләр туры килүе турында фикер алышты. «А дан Я га кадәр һөнәрләр» дигән төркемле уенда балалар билгеле бер хәрефкә башланган һөнәрләрне атады. Үз-үзеңне аңлар өчен, балаларга тест тәкъдим ителде: геометрик фигуралар – өчпочмак, квадрат һәм түгәрәк кулланып, 10 элементтан торучы кеше рәсемен ясарга кирәк иде. Өчпочмаклар саны буенча балалар теге яки бу катнашучының кайсы типка туры килүен ачыклый алды. Мәсәлән, 6-8 өчпочмак – укытучы, 2 өчпочмак – «сәнгать» һ.б.  Тест үзең, үз мөмкинлекләрең турында уйланырга һәм булган сәләтләреңне үстерә башларга ярдәм итте. Утырыш бик файдалы һәм кызыклы үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: