«Безгә бәйрәм килә» танып белү сәгате (6+)

13 декабрь көнне 15 нче санлы китапханә, Россиядә Гаилә елы кысаларында, комплексның җирле иҗтиммагый үзидарәсе һәм Шәһәр советы депутаты белән берлектә  микрорайонның күп балалы гаиләләре өчен «Безгә бәйрәм килә» дигән танып белү сәгате уздырды.

тиолрп
IMG_20241213_150231
IMG_20241213_152235
IMG-20241213-WA0020

Чара башында китапханәче Яңа ел бәйрәменең килеп чыгу тарихы һәм борынгы рус яңа ел гореф-гадәтләре турында сөйләде. Алга таба катнашучылар әлеге тылсымлы бәйрәм белән бәйле фильмнар һәм мультфильмнарны искә төшерде. Узып баручы елның символы – Аждаһа да игътибарсыз калмады. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп «Аждаһа елы» викторинасы сорауларына җавап бирде. Шулай ук балалар бик мавыгып әкият персонажлары турында табышмакларны чиште һәм зур кызыксыну белән «Бу кышкы күңел ачулар» викторинасы сорауларына җавап бирде.   
Чараны «Теләкләр капчыгы» уены йомгаклады – теләге булган һәркем капчыктан үзе өчен киләсе елга яхшы һәм матур теләкләр тартып чыгарды. Бәйрәм чарасы балаларга яңа ел алды кәефе һәм кышкы тылсым хисләре бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: