«Кошларны кышын ашатыгыз. Кышлаучы кошлар» танып белү сәгате (6+)

29 гыйнвар көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Кошларны кышын ашатыгыз. Кышлаучы кошлар» дигән танып белү сәгате узды. Чара барышында балалар кышлаучы һәм күчмә кошлар, кайсы кошларның кышларга калуы, аларга нәрсә ашатырга, үз кулларың белән ничек итеп җимлекләр ясарга мөмкин булуы турында белде, уеннар уйнады һәм табышмаклар чиште. Танып белү сәгате балаларга кошларны кышын ашатуның һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булуның никадәр мөһим булуын искә төшерде. 

Поделиться: