«Китап зонты астында» танып белү сәгате (6+)

Башлангыч сыйныф укучылары өчен 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  зонтның килеп чыгу тарихы турында танып белү сәгате уздырды. Алар зонтларны кем һәм ни өчен уйлап табуы, төрле илләрдә нинди булулары турында белде. Әле 200 ел элек зонтлар зиннәтлелек әйберсе булган, аларны саклап кына тотканнар, ә ватылса, төзәтергә тырышканнар. Яңгыр яуганда зонт күтәреп чыккан кешеләрдән ул вакытларда көлүчеләр дә күп булган!

гш
1.
2.
3.
4.
5.
Балалар бик теләп зонтлар турында кызыклы фактлар белән танышты һәм кайбер танылган әдәби геройларның зонтик куллануын искә төшерде, мәсәлән, Робинзон Крузо кәҗә тиресеннән ясалган зонты белән кояш нурларыннан сакланган, Оле-Лукойе зонт ярдәмендә балаларның төшләре белән идарә иткән, Мэри Поппинс зонтикта җил артыннан күчеп йөргән. 
Катнашучылар өчен бүгенге көндә күп кенә модельерлар һәм дизайнер тарафыннан ясалучы төрле зонт модельләре тәкъдим ителде: этләр өчен бау белән зонт, сызгырып ачыла торган зонт һ.б. Балалар шулай ук әдәби геройлардан бик күп «зонт тарихлары» ишетте, «юеш табышмаклар» чиште. Үзләрен зонт тотып йөргән кытай мандарины ролендә сынап карадылар.  
Чара азагында «Көзге калейдоскоп» мастер-классында катнаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: