«Дөньяда беренчеләр» танып белү сәгате (6+)

18 октябрьlдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен, Россия галимнәре һәм уйлап табучылары турында «Дөньяда беренчеләр» дигән танып белү сәгате уздырды.
Китапханәче укучыларга беренче бөек рус галиме М.В.Ломоносов турында сөйләде һәм балаларга «Кем ул галим?», «Кем ул уйлап табучы?» дигән сорауларга җавап бирергә ярдәм итте.

(4)IMG_1117
(5)IMG_1107
(2)IMG_1123
(3)IMG_1121
(1)IMG_1126

Чара кысаларында Ломоносов чорыннан алып хәзерге заманга кадәр россия фәне тарихы, шулай ук дөнья фәннәре тарихы белән таныштыручы басмалардан торган китап күргәзмәсе оештырылган иде.  
Күргәзмәдә аеруча Д. К. Саминның «Сто великих ученых» китаплар сериясенә игътибар бирелде. Бу басмаларда ачышлары фәндә революция ясаган, белем чикләрен киңәйткән һәм эзләнүчеләр өчен яңа горизонтлар ачкан күренекле галимнәрнең биографияләре тупланган. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: