«Бөртектән күмәчкә кадәр» танып белү сәгате (6+)

Икмәк – тормыш, сәламәтлек һәм кеше иминлеге символы. Гади иртәнге аш та, көнкүреш төшке аш та, бәйрәм өстәле дә аннан башка булмый. 11 октябрьдә, Китаплы яллар кысаларында, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәп укучылары өчен «Бөртектән күмәчкә кадәр» дигән танып белү сәгате уздырды.

20251011_133108
IMG_9683
IMG_9690

Чара барышында укучылар икмәк иленә сәяхәт кылды, ипинең барлыкка килү тарихы, славян халыкларының икмәк белән бәйле гореф-гадәтләре, шулай ук Ленинград блокадасы икмәгенең кадере турында сөйләгәнне тыңлады. Видео презентациядән беренче ипинең нинди булуы һәм ни өчен аны шулай атаулары турында белде. Катнашучылар «Мәкальне җый», «Ипи табышмаклары» уеннары уйнады, икмәк-күмәч ризыкларын күбрәк атауда ярышты. Үз белем запасын арттырдылар, уеннардан ләззәт алдылар, ипинең туклануда иң төп ризыкларның берсе булуын һәм аңа карата хөәрмәт белән карарга кирәген аңладылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: