«Бөртектән күмәчкә кадәр» танып белү сәгате (6+)

Кешелекнең төп ризыгы – икмәкнең үз бәйрәме бар. 19 һәм 20 ноябрь көннәрендә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырган «Бөртектән күмәчкә кадәр» дигән танып белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланды. 

апьтапьт
20241118_124051
20241118_130347
20241118_130532
20241120_132834
20241120_133014
IMG-20241118-WA0014

Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, әлеге тема белән бәйле мавыктыргыч фактлар белән танышты. Катнашучылар, «Безнең икмәк турында» әдәби викторинасы сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтте, ипи безнең өстәлгә килсен өчен нинди һөнәрләр кирәклеге турында сөйләште. Танып белү сәгате барышында икмәк турында мәкальләр, шигырьләр яңгырады, балалар бодай бөртеге турында әкиятне үзләре укыды. Китапханәче очрашуда катнашучыларга элек-электән Русьта кешеләрнең ипигә ничек сакчыл мөнәсәбәттә булуы һәм хөрмәт белән каравы, Ленинград блокадасы, ленинградлыларның шул куркыныч шартларда икмәкнең һәр кисәгенең кадерен белеп яшәве турында сөйләде. Чара азагында укучылар «икмәк табышмаклары» чиште, ипи пешерү өчен камыр «куйды». Кызларга һәм малайларга бигрәк тә тәкъдим ителгән үрнәкләрне татып карау ошады, әмма икмәк төрләре арасында аларга арыш оныннан пешерелгән «Боярский» ипиен табарга кирәк булды, аны югары катлау кешеләре өчен пешерә торган булганнар, ә гади крестьянның аны сатып алырга акчасы җитмәгән. Шулай ук балалар икмәкне ни өчен җир могҗизасы дип атауларын аңлады һәм кеше тормышында аның нинди урын алып торуын белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: