«Балчык тактачыктан алып басма битләргә кадәр» танып белү сәгате (6+)

21 майда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Китапханә диктанты» акциясенә кушылды. Әлеге акция кысаларында беренче сыйныфлылар өчен «Балчык тактачыктан алып басма битләргә кадәр» дигән танып белү сәгате уздырылды. Чара барышында балалар борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр китапның барлыкка килү тарихы белән танышты. Кешеләрнең ташларда, балавызда, ефәктә, каен тузында язуы, ә китапларның кәгазьдән генә түгел, ә балчыктан, бамбуктан, папирустан, пергаменттан ясалуы турында белде. Әмма безнең көннәргә кадәр сакланган иң борынгы китаплар – ул кыяларда ясалган рәсемнәр. 

222
1747829299511
1747829299530
1747829299628
1747829299649
1747829299745

Катнашучылар серле Борынгы Мисыр, Борынгы Греция, гаҗәеп Борынгы Кытай, Германия һәм туган Русия кебек илләрдә булды. Очрашуга килүчеләр элекке заманнарда папирус, пергаментны ничек әзерләүләре, хәзерге вакытта кәгазь комбинатында кәгазьне ничек ясаулары турында сөйләүче видео сюжетлар карады.  Китапханәче балаларга Иоганн Гуттенберг һәм аның беренче басма станокны ясавы, һәм шулай ук беренче басма китап турында сөйләде. Балалар күчереп язучыларның авыр хезмәте, кулъязма китапларның бик кыйммәт торуы турында белде, беренче нәшриятчы Иван Фёдоров һәм беренче рус басма китабы «Апостол» белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: