«А дан Я га кадәр – минем әлифба» танып белү сәгате (6+)

Славян язуы һәм мәдәнияте көненә 28 май көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «А дан Я га кадәр – минем әлифба» дигән танып белү сәгате үтте. Бу бәйрәм бертуганнар Кирилл һәи Мефодий исеме белән бәйле. Китапханәче славян мәгърифәтчеләре – славян әлифбасына нигез салучылар, славян халыкларына грамоталылык алып килгән, аларны укырга һәм язарга өйрәткән славян язуы һәм китап басу эшенең үсеше турында сөйләде.

1779971082523
1779971093771
1779971129182

Балалар «Тылсымлы хәрефләр дөньясы» викторинасы сорауларына җавап бирде. «Тәрҗемәче» уенында балалар искергән сүзләрне хәзерге заман рус теленә тәрҗемә итте,  «әлифба», «грамоталылык», «китап» сүзләре белән мәкальләрне искә төшерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: