«Алар Ватан өчен көрәште» танып белү сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышы елларында солдатлар белән беррәттән кешеләр генә түгел, ә хайваннар да көрәшкән. «Алар Ватан өчен көрәште» дигән танып белү сәгатендә 17 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларга дүрт аяклы дусларыбызның ничек итеп Җиңүне якынайтуда үз өлешләрен кертүләре турында сөйләде. 

17ф. Животные на войне
17ф. Животные на ВОв
Укучылар гаҗәпләнү белән сугыш кырында яралы солдатларны тапкан санитар этләр, юлларны миналардан чистартырга ярдәм иткән сапер этләр, мөһим хәбәрләрне илтеп җиткергән күгәрченнәр, шәһәрне күселәрдән коткарган һәм кешеләрнең көрәш рухын күтәреп торган Лениград блокадасындагы песиләр батырлыгы турында белде. 
Балалар шулай ук фронтта гадәти атлар гына түгел, ә дөяләр дә, хәтта төньяк боланнар да хезмәт итүе турында ишетте. Ә тычканнарның дошман танкына каршы көрәшергә ярдәм итүе турындагы тарих иң кызыклысы булды. 
Очрашу бик мавыктыргыч узды. Балалар хайваннарның, бернинди бүләк алмыйча, фидакарьләрчә кеше гомерләрен коткаруы һәм уртак Җиңүгә үзләренең бик әһәмиятле өлеш кертүләре турында сөйләгәнне горурлык белән тыңлады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: