«Ул: Киттек! диде» танып белү сәгате (0+)

12 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китаплы яллар» проектының бер өлешенә әйләнгән һәм Космонавтика көненә багышланган «Ул: Киттек! диде» исемле танып белү сәгате узды.

Главное фото 3

Балалар беренче космонавт Юрий Гагаринның биографиясе белән танышты, аның әти-әнисе, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда балачагы, укырга омтылуы һәм очарга – космонавтика отрядына эләгергә дигән теләк белән януы турында белде.
Укучылар очыш вакытында һәм космик сәяхәт дәвамында космик кораб белән нәрсә булуы һәм бу мизгелләрдә беренче космонавтның нинди авырлыклар кичерүе турында мәгълүмат алды. Юрий Гагаринның «Тынычлык миссиясе» белән чит илләргә баруы тарихы һәм аның соңгы очышы белән таныштылар.

Танып белү сәгате вакытында балалар беренче космик очыш турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды һәм һәрберсе Юрий Гагарин үрнәгендә нинди югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы турында белде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: