«Сергей Капицаның чынбарлык һәм гаҗәеп тормышы» танып белү сәгате (12+)

13 нче санлы китапханәнең иң төп бурычларының берсе – микрорайонда яшәүче өлкәннәрне берләштерү һәм аларны интеллектуаль ялга җәлеп итү. 12 ноябрь көнне китапханәдә фән кешеләре турында сөйләшү узды. Чөнки 2024 ел Татарстанда фән һәм технологияләр үсеше елы буларак игълан ителгән иде. Китапханәче Россиянең талантлы галимнәре – Сергей һәм Петр Капицаның тормышы һәм ачышлары турында сөйләде. 

варпт
13 ф. 12.11 24 Капица 1
13 ф. 12.11.24 Капица 2

Сергей Капица – 4 китап, 14 уйлап табу, бер ачыш һәм аэродинамика, тизләткечләр, электродинамика, синхротрон нурланыш, төш физикасы, фән тарихы, халык саны мәсьәләләре, белем методикасы һәм практикасы өлкәләрендә күпсанлы фәнни эшләр авторы. 40 ел «Очевидное – невероятное» тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы була, Гиннессның рекордлар китабына кертелгән.
Петр Капица – физика буенча Нобель премиясе лауреаты. Гелийга кагылышлы фундаменталь ачыш авторы. Ул бу ачышын 1940 елда ясый, 1978 елда Нобель премиясенә ия була.
Чарада катнашучылар мәгълүматны тыңлап кына калмады, ә үзләре дә әлеге галимнәрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле кызыклы фактларны сөйләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: