«Туган илебездән дә гүзәлрәк җир юк бу дөньяда» танып белү сәгате (6+)
Россия көне якынлашканда 10 июнь көнне 16 нчы санлы китапханәгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде, алар өчен «Туган илебездән дә гүзәлрәк җир юк бу дөньяда» дигән танып белү сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга китапханә турында сөйләде һәм безнең илебез – Россиягә багышланган кызыклы китаплар белән таныштырды. Шуннан соң балалар янына кунакка Зирәк Василиса килде. Аның белән бергә нәни дусларыбыз Туган илебез турында танып белү мультфильмы карады, «Мин Россия турында нәрсә беләм?» кызыклы викторинасы сорауларына җавап бирде, Зирәк Василиса «Акыл сандыгы»ннан тартып чыгарган рус халык әкиятләрендәге әйберләрне таныды, «Туган илем киң минем!» күнегүен башкарды. Чара азагында балалар бакчасына йөрүче нәниләр Россия Федерациясе гимнын җырлады һәм Россия байрагы белән фотога төште. |